ППМИ – 2023
Районда “Урындагы башлангычларны хуплау” программасы уңышлы эшли һәм аның ярдәмендә авыл халкы үзләре яшәгән торак пунктларны төзекләндерергә омтыла. Карткисәк авыл биләмәсе дә 2016 елдан бирле бу программада катнашып килә һәм мәктәпнең ике уку, ашханә бинасы, авыл клубы ремонтланды.
Карткисәк авыл Советы хакимияте халык белән берлектә алдагы елда да “Урындагы башлангычларны хуплау-2023” программасында катнашып, роторлы чапкыч булдыру теләге белән җыелышлар үткәрде. Шулай ук инициатив төркем булдырылды, сорашулар, аңлату эшләре алып барылды һәм бертавыштан кабул ителде. Программаның ярдәмен халык яхшы аңлый һәм аның булышлыгында туган авылларының тагын да күркәмрәк һәм матуррак булырына зур өметләр баглый.